Меню сайта
Сегодня
Наш опрос
Статистика
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 ...
|
дети войныЯнәшәбездә ветеран яши Класстан тыш уку дәресләрендә һәм өйдә без А. П.
Гайдарның "Тимур һәм аның командасы” әсәрен укыдык. Бездә Тимур һәм аның
иптәшләре кебек өлкән яшьтәгеләргә булышу теләге туды. Янәшәбездәге ялгыз
яшәгән өлкән яшьтәгеләрне барладык. Алар арасыннан Утяганова Мария әбине сайлап
алдык. Көннәрдән
– беркөнне дәрестән соң укытучыбыз Равия Фаизовна белән Мария әбигә юнәлдек. Ялгыз
кеше яшәгәне әллә каян күренеп тора. Капка төбенә тар гына сукмак бара. Ул кар
көртләре өстеннән салынган. Ишегалдында зур мөгезле ике кәҗә, унлап тавык. Алар
чит-ят кешеләр күргәч куркышып калдылар. Мария әби безне ачык йөз белән каршы
алды. Без үзебезнең ник килүебезне аңлаттык. Башта Мария әбидән яшь чакларын,
сугыш чорын сөйләвен үтендек. Аңа
сугыш башларында 15 яшь була. Сугыш вакытында әтисе үлә. Зурлар белән бергә
авыл артындагы сазлыктан торф чыгаруда эшли. Бу шулкадәр авыр эш була. Хатын-
кызларның кайберләре көненә 7000 кирпеч торф кискәннәр. Аннары аны киптереп
завод-фабрикаларга озаттканнар. Ул вакытта торф иң әйбәт ягулык булган. Тора-бара
авылда кустар оеша. Анда сугыш һәм тыл өчен өстәл, карават чана, арба, тәгәрмәчләр
ясыйлар. Авылның балта остасы Васильев Терентий сугыштан яраланып кайта һәм
яшүсмер кызларны җыеп чана ясарга өйрәтә. Эш җиңел түгел, иртә таңнан кара
төнгә кадәр бара. Башта имәнне, юкәне урманга барып кисәләр, аны үгезләр белән
алып кайталар, яралар, юналар, мичтә пешерәләр, бөгәләр. Кызлар ясаган чанага
сорау күп була. Мария әби безгә үзе ясаган чананы күрсәтте.Без чананы ул
ясаганына ышандык та,ышанмадык та. Кустарда ул 20 еллап эшләгән, кулыннан балта
төшмәгән.Әби безгә дә дөрес итеп балта тотарга өйрәтте. Балалары булмаган
хатыннарга эшнең авыры туры килгән. Колхоз эшеннән бер дә калмаган. Җәй көне
чөгендер эшкәрткән, кышын атлар белән салам ташыган. Шулай итеп гомере буе
эшләгән дә эшләгән. Үз тормышы турында уйларга вакыты да калмаган. Мария әби
безгә бик кадерләп саклаган китап күрсәтте.
Бу- "Кыз-әбиләр” китабы. Анда Татарстанда сугыш аркасында кияүгә чыга
алмыйча калган йөзләгән әби турында язганнар. Анда Мария әбинең дә фотосы
урнаштырылган , аның турында язылган. Япь-яшь
килеш ирләр эше эшләп җиңүне якынайткан,картайган көнендә ялгыз яшәүче Мария
әби бездә зур соклану хисе уятты. Шулвакытта кызганыч та булды. Без
әбинең яшь чактагы фотоларын карадык. Матур кыз булган ул. Сугыш булмаса ул да
кияүгә чыккан булыр иде. Балалар, оныклар сөяр иде. "Әни”, "әби”дип эндәшерләр
иде. Аңа инде 91 яшь. |
Карта
Календарь
калькулятор
архив записей
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||