Воскресенье, 15.09.2024, 02:14
Приветствую Вас Гость | RSS

Сарсаз-Багряжская средняя школа

Сегодня
Наш опрос
Как вы оцениваете работу сельской ДК
Всего ответов: 29
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
...

История школы

Сарсаз-Баграж авылында балалар укыту 1900 нче елларда башлана. Мәктәп 3 класслы була. Барлык класслар да бергә укытыла. Укучылар саны 10-12 дән артмый. Башка күрше авылларга караганда, бездә мәктәп алданрак ачыла: дин башлыклары авылда чиркәү салуны планлаштыралар. Шул сәбәпле, халыкны алдан ук мәктәп белән кызыксындыралар. Ләкин авыл халкы чиркәү салырга каршылык күрсәтә, чөнки чиркәү крестьяннарның иң яхшы чәчүлек җирләрен, болыннарын үз кулына алырга тиеш була. Сарсаз-Баграж авылы крестьяннарының зур каршылык күрсәтүләре нәтиҗәсендә чиркәү Югары-Баграж авылына салына. Революциягә кадәр авылда мәктәп бинасы булмаган. Укыту аерым өйләрнең буш бүлмәләрендә алып барыла. Мәсәлән, Мишарев Василий, Мартемьянов Сергей, Петров Гордей, Биканов Алексейларның аерым бер бүлмәләрендә алып барыла. Укыту эшләре билгеле бер календарь буенча бармый: гадәттә, маллар көтүдән кергәч укыта башлаганнар. Ә кыш узып, көтү чыкканда укудан туктаганнар. Көнлек укытуда да билгеләнгән сәгать булмаган. Укытучы күпме теләсә, шулай алып барган

 Беренче Совет мәктәбе авылда 1918 нче елда оештырыла. Ләкин әле махсус мәктәп бинасы булмый, укыту аерым өйдә алып барыла. Авылда беренче совет укытучысы хәзерге Зәй районы Федоровка авылыннан килгән коммунист Цыганов Николай була. Коммунист укытучы Цыганов авылның культура дәрәҗәсен күтәрү өстендә нык тырышып эшли. Барлык крестьян балаларын да укыту өчен тырыша. Еш кына крестьян өйләрендә, крестьяннарга аңлату эше алып барыла.

   1919 нче елда кемнеңдер күрсәтү аркасында авылга аклар отряды керә.Коммунист укытучы Цыганов Николайны авыл крестьяннары яшерәләр һәм саклыйлар. Укытучы Цыгановның тормышы сакланып кала. Авылда ул 1920 елга кадәр укытучы булып эшли.

   1920-1921 елларда Федор Петрович Крючковның тормыш  иптәше Клавдия Сергеевна Крючкова укытучы булып эшли. Клавдия Сергеевна, авыр эш шартларына карамастан крестьян балаларына белем бирү өчен зур тырышлык куя, крестьяннар белән нык аралаша. Ул  1921 нче авыр ачлык елында, крестьян балаларын азык-төлек белән тәэмин итүне оештыруда югары власть органнары белән элемтә тоткан. Клавдия Сергеевна 1921 нче елда авылдан китә.

   1921 нче елны авылга укытучы булып Мартемьянова Татьяна Касьяновна крестьян балаларына белем бирү өчен зур тырышлык күрсәтә. 1924 нче елда укучылар арасында беренче пионер оешмасын оештыра. Пионерларны форма белән киендерә. Беренче Май, Октябрь бәйрәмнәрендә демонстрацияләр үткәрүне оештыра. Укучыларга яңа совет җырларын өйрәтә. Демонстрацияләрдә укучылар революцион җырлар башкаралар.

    Укыту фәннәренең иң алга куелганы богословие була. Математика, рус теле һәм дини җырларны өйрәтү укытыла. Мәктәп эшенә Югары-Баграж чиркәвенең попы контрольлек итә. Имтиханнар алу өчен дә поп килә. Имтиханнарның төп эчтәлеге  богословиедән тикшерү була. Поп очраган иманны, укытучы каршында, укучы ялгышмыйча әйтергә тиеш булган. Класс белән бергә дини җырларны җырлый белү тикшерелгән.

   Мәктәп укучылары өчен режим каты була. Укучы дәресне белмәсә, дәрес калдырса, тәртип бозса – укытучы аны төшке ашка кайтармаган, таяк – линейка белән кыйнаган, тимер шарикларга тезләндереп, ике кулына ике кирпеч тоттырып идәнендә тоткан. Мәктәптә, гадәттә, бай балалары укытыла. Кыз балалар бик сирәк укытылган.

   Бөек Октябрь Социалистик революциясенә кадәр укытучы Остроумов Василий Семёнович була. Аннан соң Некратова Евдокия укыта.

Авылда 1927 нче елга кадәр махсус мәктәп бинасы булмый. Авылның алдынгы кешеләре авылыбызның культура дәрәҗәсен үстерү өчен, яшь буыннан белемле культуралы, Ленин партиясенә бирелгән рухта тәрбияләү максатын куеп зур тырышлык күрсәтәләр.

   Шулар арасыннан авылдашыбыз Федор Петрович Крючков. Ул 1891 нче елда Сарсаз-Баграж авылында туган. Авыл мәктәбен тәмамалагач, Бирскта башта урта мәктәпне, аннан соң укытучылар институтын тәмамлый. Аннан соң Мәскәүдә Кызыл профессорлар мәктәбенә укырга керә. Бу мәктәпне бетергәч Татарстан партия өлкә комитетында бүлек мөдире булып, Уфада комвузда укытучы булып эшли. Профессор исеме алгач казан университетында кафедра мөдире булып эшли. Авылдашыбыз Ф.П.Крючковның зур тырышлыгы һәм үз авылдашларының белем алуына зур игътибар бирүе нәтиҗәсендә беренче мәртәбә авылда махсус стандарт мәктәп салуны оештыра.

   1927 елда беренче мәртәбә авыл балалары киң, якты, иркен классларда укый башлыйлар. Яңа бинада уку шартлары яхшыра, укытуның сыйфатын күтәрелә, балаларда укырга кызыксыну арта. Балалар өчен мәктәп бинасын салуны оештыручы Ф.П.Крючковны авылдашларыбыз онытмыйлар һәм зур рәхмәтләрен әйтәләр.


 Беренче пионер оешмасы 1924 нче елда укытучы Мартемьянова Татьяна Касьяновна эшләгән вакытта төзелә. Ул пионер оешмасын төзү өчен укучылар арасында зур аңлату эшләре алыр бара. 3-4 класс укучылары арасыннан күпчелеге пионер сафларына кабул ителә. Ләкин, әти-әниләрнең йогынтысы аркасында, бигрәк тә кулак балалары,  пионерга керүдән баш тарталар.

  Пионерлар кызыл галстук, ак күлмәк киеп башка укучылардан аерылып торалар, мәктәп эшенә актив катнашалар, концертлар куялар. Алар акрынлап башка укучыларны да үзләренә ияртәләр. Пионер оешмасы мәктәпнең җитәкче органына әйләнә. Мәсәлән, беренче пионерлардан Иванов Алексей Дмитриевич, Харитонов Григорий, Утяганов Петр һәм башкаларны санарга була. Пионер оешмасы үсә барды. Хәзерге чорда барлык укучылар да пионер сафларында торалар һәм аның эшенә актив катнашалар.

  Авылда яңа мәктәп бинасы салыну барлык авыл балаларын да мәктәпкә тартырга мөмкинлек бирә

   1930 еллардан башлап укытучылар Гатауллин, Осипов Василий П., Кузнецова Агафья Ивановналар барлык укучыларны да мәктәпкә тарту өчен зур көч куялар. Ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барыла. Мәктәпкә укучыларга шартлар яхшыртыла бара, укучылар өчен кайнар аш оештырыла. Мәктәп һаман балаларны үзенә ныграк тарта бара.

    1939 елга 4 нче классны бетергән укучылар Югары-Баграж җидееллык мәктәбенә укырга йөриләр. Шартлар авыр була – 5 км араны җәяү барырга һәм кайтырга кирәк. Балаларның өс-башы, киемнәре тиешле дәрәҗәдә булмый. Аларның аякларында чабата, ул бик тиз туза. Ир балаларга дәрес калдырып чабата үрергә туры килә. Нәтиҗәдә, кайбер укучылар мәктәптән читләшә башлыйлар. 1939 елда Сарсаз-Баграж авылында 7 еллык мәктәп оештырыла. Ул авыл балалары өчен уңай шартлар тудыра. Аның беренче директоры Баграж кешесе Чернов Николай була. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булды.

   1941 нче ел… 22 июнь.

   Бөек Ватан сугышы башланды. Фашистлар Германиясе кисәтүсез Советлар Союзы чикләрен бозып керә. Бөтен Совет иленә килгән куркыныч авырлык мәктәп тормышына да йогынты ясамый калмый. Ир укытучылар фронтка мобилизацияләнә. Мәктәп хатын-кыз укытучыларга кала. Мәктәп директоры итеп Рафикова Шәмсия Хакимовна билгеләнә. Укучыларны нормаль укыту өчен шартлар тудыру авырлаша. Мәктәпне җылыту өчен утын җитми. Класслар салкын була. Язу каралары ката. Дәреслекләр аз, дәфтәр җитми. Укучылар иске китап битләренә язып белем алырга тырышалар. Җәйге вакытларда укучылар колхозда өлкәннәргә булышалар. Укытучылар колхоз производствосында эшли. Ләкин мәктәптә укыткан укытучыларның һәм укучыларның ихтыяр көче сынмый. Белем алуга омтылу көчле була. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы вакытында укыган Григорьев Николай Демьянович, Петров М.И. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап укытучы булып эшли, Биканов Ф.Я. –укытучы, Николаев П.В. –КамАЗда инженер булып эшли һ.б.

  Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң мәктәпкә ир укытучылар да кайта. Сугыштан соңгы беренче мәктәп директоры, офицер, I нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Абрамов Петр Гаврилович билгеләнә. Шул чордан алып мәктәптә укучыларга уку шартлары яхшырту өчен көрәш башлана. Елдан – ел мәктәпнең материаль базасы ныгытыла бара. Укыту сыйфаты яхшыртыла бара. Мәктәп елдан – ел тагын да квалификациялерәк педагогик кадрлар белән тәэмин ителә бара. 7 еллык мәктәп 1962 елда 8 еллыкка әйләндерелә. Аның директоры Васильев П.Е. була.

  1976 елда 8 еллык мәктәп 10 еллык урта мәктәптә әйләндерелә. 1976-77 уку елының беренче чыгарылышында мәктәп 39 укучыга урта белем биреп чыгарды. Урта мәктәпнең беренче директоры Александр Иванович Харитонов була.  

      Бүгенге көндә балалар 2 катлы җылы, якты мәктәптә белем алалар.Аларны югары һәм махсус урта белемле  16укытучы укыта. Укучылар саны 87. Мәктәптә музей бүлмәсе, компьютер классы(анда 8 компьютер) бар. Балаларга уку өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: кайнар аш, спортзал, китапханә - болар барысы да балалар өчен. Күрше авылдагы укучыларны махсус автобус йөртә. /


Карта
Календарь
«  Сентябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
калькулятор
архив записей

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz