Воскресенье, 15.09.2024, 02:18
Приветствую Вас Гость | RSS

Сарсаз-Багряжская средняя школа

Сегодня
Наш опрос
Как вы оцениваете работу сельской ДК
Всего ответов: 29
Статистика

Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
...

помним

4 нче сыйныф укучысы Чернов Петрнын "Ул көннәрнең даны мәңгелекиэн темага иншасы

                                                                        Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

                                                                        Җиргә афәт килде ул көнне.

                                                                        Тарих каһәрләгән шушы көнне

                                                                        Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!

    1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә: фашистлар Германиясе илебезгә бәреп кергән. Бөек Ватан сугышы башлана.

    Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Безнең батыр, курку белмәс якташларыбыз, авылдашларыбыз да яу кырында сынатмый. Алар Бөек Ватан сугышы башлангач, кулларына корал алып, Ватанны дошманнан сакларга киткән. Югары Баграж, Түбән Баграж һәм Сарсаз Баграж авылларыннан сугышка 548 кеше китә. Аларның 342 сенә кире туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Сугыштан исән – сау кайтканнары да инде санаулы гына калып бара. Безнең өч Баграж авылына бүгенге көндә бары тик бер генә сугыш ветераны калды. Ул Түбән Баграж авылында яшәүче Агашкин Николай Федорович. Дан һәм хөрмәт аңа!  тулырак монда


"Ветеран бабай" 8 нче сыйныф укучысы: Нуркаев Илсур эше

Быел безнең илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтә. Безнең әтиләр һәм бабайлар 65 ел элек Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча көрәштеләр. Ватанны саклау өчен утларны, суларны кичтеләр. Безнең Урта - Баграж авылыннанда барлыгы 157 ир-ат сугышка китә. Аларның 77 сенә туган якларына кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Бөек Җиңүгә  халкыбызның тырышлыгы, батырлыгы, патриотлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Сугыш вакытындагы авырлыклар, кан коюлар, якыннарыңны югалту ачысы мәңге төзәлмәслек яра калдырган. Көл өеменә әверелгән авылларны, хәрабәгә әйләнгән шәһәрләрне, әле бүген иртән генә бер – береңнең аркасына терәлеп, туган илгә хат язып утырган иптәшләренең үлемен күргән кеше, моны инде беркайчан да оныта алмый.

    Моның шулай икәненә мин авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны –  Агашкин Николай Федорович белән сөйләшеп утыргач, тагын бер кат ышандым.  тулырак монда


Инша: "Мәңге сүнми торган хәтер”.  Әзерләде:  Харитонова Роза Р. 10 нчы сыйныф укучысы.


Алтмыш биш ел вакыт аерса да илне

                                                                                                    Утлы, канлы, данлы еллардан...

                                                                                                    Әмма хәтер әле йөртә сезне

                                                                                                    Фронтларда - авыр юлларда.

           9 Май бәйрәме җитү белән күңелдә күп хатирәләр яңаралар. Бөек Җиңү таңы атуга 65 ел вакыт җитсә дә, сугыш яралары беркайчан да төзәлми, әрнүдән туктамый. Михнәтле сугыш еллары бик авыр булган. Кешеләр фронтта гына түгел, тылда да кырылган. Алар ачлыктан, суыктан интеккән. Шулай да алар батырларча эшләгән. Барлык эш хатын-кызлар җилкәсендә була. Сугышчылар өчен кичләрен җылы оек- бияләйләр, шарфлар бәйләгәннәр. Яшь кызлар кулъяулык, тәмәке янчыклары чиккәннәр. Кичләрен өйләрдә лампа кабызып, яу кырындагыларны сагынып, җырлар җырлаганнар. Ачлыктан бигрәк тә балалар интеккән. Алар әтиләре урынына заводларда, колхоз кырларында эшләгәннәр. Сугышка киткән ир- егетләргә дә җиңел булмаган. Алар үзләренең туган илләрен, туып үскән авылларын саклаганнар, яклаганнар. Үз илләре өчен күп кешеләр сугыш кырларында җан биргәннәр.

           Бөтен Совет халкы белән бергә илебезнең иминлеген, бәйсезлеген фашист илбасарларыннан саклау өчен Баграж авыл совет территориясеннән барлыгы 548 кеше сугышка алынган. Шуларның 342се сугыш кырында һәлак була. Сарсаз-Баграждан 194 кеше алына һәм аларның 113е яу кырында батырларча һәлак була.

          

 Әйе, Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясында иң зур югалтулар, бәла-казалар алып килгән сугыш буларак, тарих битләренә, кешеләр күңеленә уелып калган.

          Минем бабам Харитонов Александр Иванович та бу сугышта катнашкан. Тулырак монда


                             

 

 

                                  









Карта
Календарь
«  Сентябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
калькулятор
архив записей

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz